Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 412 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 47 030 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 412 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 74 кеше дәваханәгә салынган, 338 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 255, Яр Чаллыда – 80, Яшел Үзән районында – 9, Түбән Кама районында – 8, Тукай районында – 6, Югары Ослан, Лаеш, Мамадыш, Яңа Чишмә районнарында – бишәр, Балтач, Буа районнарында – дүртәр, Питрәч районында – өчәр, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Теләче районнарында - икешәр, Әгерҗе, Апас, Арча, Әтнә, Кайбыч, Балык Бистәсе, Чистай районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 47 030 очрагы теркәлгән, 38 809  кеше терелгән, шул исәптән 194 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев