Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 29 яңа очрагы ачыкланган

10 кеше дәваханәгә салынган, 19ы өйләрендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ». 

10 кеше дәваханәгә салынган, 19ы өйләрендә дәвалана. Шуларның 2се читтән кертелгән, 27се бер-берсе белән якыннан аралашканда йоктырылган. 

Казанда коронавирус йоктыруның 20 очрагы ачыкланган, Чаллыда - 2, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Чистай районнарында берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр коронавирус белән авыручы 6075 кеше теркәлгән, шуларның 4925се терелгән. 

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk