Реклама
Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 44 522 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 111 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
15 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 19 кеше дәваханәгә салынган, 92 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда – 63, Яр Чаллыда – 20, Яшел Үзән районында – 5, Лаеш районында – 4, Алабуга, Чистай районнарында – өчәр, Лениногорск, Тукай районнарында - икешәр, Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 44 522 очрагы теркәлгән, 37 786 кеше терелгән, шул исәптән 128 - узган тәүлектә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз