Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 96 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 11693 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 96 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 17 кеше хастаханәгә салынган, калган 79 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 44. Яр Чаллыда – 14, Түбән Кама районында – 7, Әлмәт, Тукай районнарында – 4әр, Югары Ослан районында – 3, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Мамадыш, Норлат, Саба, Чистай районнарында – 2шәр, Әлки, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 11693 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10251 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев