Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 94 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 13189 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 94 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 25 кеше хастаханәгә салынган, калган 69 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 58. Яшел Үзән районында – 6, Яр Чаллы, Баулы, Бөгелмә, Чистай районнарында – 4әр, Буа, Лаеш районнарында – 3әр, Актаныш, Арча, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Норлат, Саба районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 13189 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10698 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев