Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 93 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 10958 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 93 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 14 кеше хастаханәгә салынган, калган 79 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 60. Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районында – 8әр, Түбән Кама районында – 5, Лаеш районында – 3, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Лениногорск, Тәтеш, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 10958 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9549 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев