Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 11048 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 90 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә салынган, калган 72 кеше өендә дәвалана. Дүртесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 44. Яр Чаллыда – 7, Түбән Кама районында – 6, Аксубай, Әлмәт районнарында – 4әр, Югары Ослан, Биектау, Тукай районнарында – 3әр, Кайбыч районында – 2, Арча, Балтач, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чистай районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 11048 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9642 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары 155кә җиткән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев