Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 10 865 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

8 очрак - читтән кертелгән, 82 очрак - контактлар. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 74 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда - 58, Чаллыда-10, Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнарында – алтышар, Лениногорск, Лаеш һәм Питрәч районнарында – икешәр, Азнакай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара районнарында – берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә республикада 10 865 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Кичә коронавирустан тагын өч үлем теркәлгән. Республикада пандемия башланганнан бирле үлем очраклары саны 147гә җиткән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk