Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 10 514 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Барлык очраклар да контакт нәтиҗәсендә. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 73 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда коронавирус йоктыруның 35 очрагы ачыкланган, Чаллыда – 33, Спас районында – 4, Чүпрәле районында – 3, Балтач һәм Питрәч районнарында – икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Тукай районнарында - берәр.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 10 514 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9215 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 43е узган тәүлектә.

Кичә коронавирустан тагын ике үлем теркәлгән. Республикада пандемия башыннан үлүчеләр саны 138гә җиткән.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk