Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә 69 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

    Бөтен вакыт эчендә республикада 9180 Covid-19 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда узган тәүлектә 69 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза  «Татар-информ».

    Шуларның 5се читтән кертелгән, 64е - элемтә нәтиҗәсендә. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйләрендә дәвалана.

    Казанда коронавирус йоктыруның 50 очрагы ачыкланды, Нурлат районында – 6, Чаллыда – 5, Биектау районында – 3, Алексеевск, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр очрак.

    Реклама

    Бөтен вакыт эчендә республикада 9180 Covid-19 очрагы теркәлгән. 8075 кеше терелгән, 45е үткән тәүлектә.

    Республикада коронавирус корбаннарының саны 121гә җиткән.

    Фото: «Татар-информ»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: