Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 67 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 9111 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 59 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның 2се читтән кертелгән, 65е элемтә нәтиҗәсендә. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 61 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 49, Чаллыда – 4, Әлмәт һәм Алабуга районнарында - икешәр, Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Саба районнарында коронавирус йоктыруның берәр очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә республикада 9111 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8028 кеше терелгән, үткән тәүлектә - 49. Кичә республикада коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган, шул рәвешле корбаннар саны 119га җиткән.

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk