Татарстанда тәүлек эчендә 28 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Бөтен вакыт эчендә республикада 7284 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә 28 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Аларның икесе читтән кертелгән, 26сы элемтә нәтиҗәсендә. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 16, Яр Чаллы һәм Буа районында – өчәр, Югары Ослан районында – 2, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Теләче районнарында берәр очрак ачыкланган.
Татарстанда бөтен вакыт Covid-19 белән зарарлануның 7284 очрагы теркәлгән. 6122 кеше терелгән, шуның 9ы үткән тәүлектә.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев