Татарстанда тәүлек эчендә 106 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Бөтен вакыт эчендә республикада 12 890 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә 106 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шуларның 4се читтән кертелгән, 102се - элемтә нәтиҗәсендә. 27 кеше хастаханәгә салынган, 79 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда - 58, Чаллыда – 13, Түбән Кама районында – 6, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында - дүртәр, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Биектау, Алабуга, Зәй һәм Балык Бистәсе районнарында – икешәр, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Кукмара, Лаеш, Саба, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Татарстанда бөтен вакыт эчендә 12 890 Covid-19 очрагы теркәлгән,10 637 кеше, шул исәптән 20се узган тәүлектә терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев