Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 239 кешедә ачыкланган
47 кешене хастаханәгә салганнар, 192 кеше өендә дәвалана.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясен 239 кеше йоктырган, дип яза «Татар-информ» МА.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 3 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
47 кешене хастаханәгә салганнар, 192 кеше өендә дәвалана.
Казанда — 155, Чаллыда 29 очрак теркәлгән. Алексеевск, Биектау, Алабуга районнарында — алтышар, Лаешта — дүрт, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Тукай районнарында -өчәр, Аксубай, Арча, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч районнарында — икешәр, Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Мөслим, Спас, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
8 ноябрьгә Татарстанда ковидның 32 404 очрагы билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев