Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 89 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 13907 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 89 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 27 кеше хастаханәгә салынган, калган 62 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 47 очрак. Икенче урында - Яр Чаллы, анда 14 очрак. Өченче урында Буа районы - 8 очрак. Арча, Биектау районнарында өчәр, Кукмара, Түбән Кама, Саба, Тәтеш районнарында - икешәр, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Тукай районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 13907 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10860 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk