Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 57 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 8706 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 57 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 11 кеше хастаханәгә салынган, калган 46 кеше өендә дәвалана.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 27 очрак. Әлмәт районында - 7, Түбән Кама районында - 6, Яр Чаллыда - 5, Кукмара, Яшел Үзән, Саба районнарында - 2шәр, Алексеевский, Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнарында - берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8706 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7713 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев