Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 35 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7515 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 35 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 31 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 19 очрак. Буа районында - 4, Арча, Норлат районнарында - икешәр, Яр Чаллы, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7515 Covid-19 очрагы теркәлгән, 6369 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе белән гомере өзелүчеләрнең саны 85кә җиткән.

Коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Роспотребнадзор таләпләрен төгәл үтәү сорала. Җәмәгать урыннарында һәм транспортта маскалар кияргә, кулларны еш юарга, 65 яшьтән узганнарга бик кирәк булмаганда өйдән чыгып йөрмәскә кирәк.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk