Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 87 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 13633 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 87 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 46 кеше хастаханәгә салынган, калган 41 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 49 очрак. Икенче урында - Яшел Үзән районы, анда 17 очрак. Өченче урында Буа районы - 3 очрак. Югары Ослан, Лениногорск, Тукай районнарында икешәр, Азнакай, Актаныш, Апас, Кайбыч, Питрәч районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 13633 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10798 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk