Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, 67 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган, янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстанда, шәхси йортта сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, Ижевск кешесенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Төнге сәгать дүрттә 101 янгын сагы номерына Әгерҗе районының Девәтернә авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, ялкын телләренең йортны тулысынча ялмап алуын күргән, янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны сүндергән вакытта залдагы кәнәфидә 67 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар. Ул Яңа ел бәйрәмендә әлеге йортка кунакка килгән Ижевск кешесе булып чыккан.

Ут белән көрәшүчеләрнең тырышлыгы белән тиздән янгынны сүндергәннәр. Ул сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана. 

фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk