Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында җиде кешенең гомере өзелгән
Шуларның дүртесе — балалар булган.
Кичә 112 бердәм номерына Татарстанның Тукай районында шәхси торак йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Янгында җиде кеше һәлак булды, шуларның дүртесе — балалар.
Ачыкланган мәгълүматлар буенча, йортта 8 кеше яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин булмаган. Балаларның әнисе янгыннан урамга чыгып котылган.
фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев