Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда мөгезле эре терлек асраучылар өчен яңа ярдәм чарасы булдырылачак

Быел республика хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең санын 643 мең башка кадәр җиткерү планлаштырыла.

Быел Татарстанда мөгезле эре терлек үрчетүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү өчен 83,3 миллион сум күләмендә яңа ярдәм чарасы кертеләчәк. Сөт җитештерүне стимуллаштыру өчен 1,3 миллиард сум субсидия каралган, ул узган ел белән чагыштырганда 112 миллион сумга күбрәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров. Бу хакта «Татар-информ» МА яза. 

Быел республика хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең санын 643 мең башка кадәр җиткерү планлаштырыла, шул исәптән сыерларны – 228 меңгә кадәр, бу 2022 ел күрсәткеченнән 2260 башка күбрәк, дип сөйләде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

«Сөт җитештерү үсеше – 1,5 процентка, ит һәм йомырканыкы – 1 процентка планлаштырыла. 22 мең башка исәпләнгән 24 күчмә объект һәм 2 мең башка исәпләнгән биш яңа объект, шулай ук 16 районда 21 азык үзәге төзү нияте бар», – дип планнары белән уртаклашты Җәббаров.

Былтыр Татарстан тарихында беренче тапкыр барлык категория хуҗалыкларда 2 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгән, 520 мең тонна терлек һәм кош ите сатылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев