Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябу тантанасы «Казан Экспо»да уза

Кунаклар берьюлы барлык халык бәйрәмнәрен тамаша кыла һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре урын алган зур күргәзмә белән таныша алачак.

3 ноябрьдә «Казан Экспо»да Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү кысаларында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябу тантанасы узачак. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Кунаклар берьюлы барлык халык бәйрәмнәрен тамаша кыла һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре урын алган зур күргәзмә белән таныша алачак. Төрки, славян һәм фин-угор халыклары бәйрәмнәренә багышланган интерактив күргәзмә төп композиция булачак.

Моннан тыш, декоратив-гамәли сәнгать осталары мастер-класс күрсәтер һәм IX «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотобәйгесе җиңүчеләренең эшләре урын алган күргәзмә тәкъдим ителер дип көтелә.

Мәйданчыкларның берсендә халык җырларын заманча яңгырашта ишетеп булачак.

Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы актерлары картинаны төшерү тарихы хакында сөйләячәк һәм «Ядәч» татар халык уенын уйнаячак.

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Шакиров исемендәге залда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябу уңаеннан тантаналы концерт була. Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән килгән 500дән артык артист республикабызда яшәүче дистәләгән халыкның мәдәнияте белән таныштыручы вокаль, хореографик һәм инструменталь номерлар тәкъдим итәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев