Татарстанда кыскартылган эш атнасы башланды
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәләр.
Татарстан халкының кыскартылган эш атнасы башланды: Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан, бу атнада 4, 5, 6 ноябрь – җомга, шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булачак. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Пәнҗешәмбе, 3 ноябрьдә, бәйрәм алды уңаеннан кыска эш көне булачак, дип өстәделәр министрлыкта.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев