Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 252 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 32 656 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 252 яңа очрагы ачыкланган, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«46 кеше хастаханәгә озатылган, 206 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 167, Чаллыда – 16, Чистай районында – 10, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында – җидешәр, Әлмәт, Биектау һәм Тәтеш районнарында – бишәр, Яшел Үзән районында – дүрт, Зәй, Лаеш һәм Тукай районнарында – өчәр, Әгерҗе, Буа, Питрәч һәм Саба районнарында – икешәр, Апас, Балтач, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 32 656 очрагы теркәлгән, 26 076 кеше (шуларның 128е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 710 821 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 137 552 кеше икенче дозаны да алган.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев