Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 39 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 26 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 39 очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 26 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән зарарлану очраклары.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 31, Яр Чаллыда – 2, Аксубай районында – 3, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4040 очрагы расланган, 2874 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk