Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган
Инфекция йоктырган 3 кеше хастаханәгә салынган, калган 25 кеше өендә дәвалана.
Республикада Covid-19 белән зарарлануның 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 3 кеше хастаханәгә салынган, калган 25 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 18. Арча районында – 2, Яр Чаллы, Апас, Бөгелмә, Югары Ослан, Норлат, Саба, Спас районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6509 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5297 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев