Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган
Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана.
Республикада Covid-19 белән зарарлануның 27 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 16. Норлат районында – 4, Спас районында – 3, Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6563 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5393 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев