Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә

Яшен вакытында җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Татарстанда алдагы тәүлекләрдә яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 

17 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, дип яза Татар-информ. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көнбатыш районнарда +15 градус, көндез +18..+23 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.

18 сентябрь көнне Татарстанда аязучан болытлы һава була. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында секундына 18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көнчыгыш районнарда  +13 градус, көндез  +14..+19 градус булуы ихтмал.

19 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән секундына 18 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус көндез +10..+15 градус булыр, дип көтелә. 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk