Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ир-ат белән хатын-кызны ваннада ток сугып үтергән

Ир-ат һәм хатын-кызны ток сугып үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә төн уртасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чистай шәһәре Академик Королев урамындагы йортның бер фатирында ток сугу сәбәпле ике кешенең аңын югалтуы хакында хәбәр килгән.

67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәч, ваннадагы сөлге киптергечтә ни сәбәпледер югары көчәнеш хасил булуына игътибар иткән. 29 яшьлек ир-ат кулын югач, сөлге белән корытмакчы булган һәм аны ток суккан.

Ир-ат идәнгә егылган һәм сөлге киптергечне стенадан йолкып алган, идәнгә кайнар су түгелгән. Кычкырган тавышка хатынының 34 яшьлек ахирәте йөгереп килгән һәм суга аягы белән баскан. Нәтиҗәдә, аны да ток суккан. Зыян күрүчеләрнең икесе дә шунда ук һәлак булган.

Әлеге факт буенча тикшерү эше үткәрелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175241/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев