Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда яшәүче хәрбиләр җир кишәрлекләре биргәндә ташлама алачак

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында депутатлар республиканың Җир кодексындагы шул хактагы үзгәрешләрне хуплады.

Татарстанда биш елдан азрак яшәүче хәрби хезмәткәрләр җир кишәрлекләренә дәгъва итә алачак. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында депутатлар республиканың Җир кодексындагы шул хактагы үзгәрешләрне хуплады, дип яза «Татар-информ» МА.

Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарның Татарстанда ким дигәндә биш ел даими рәвештә яшәве хәзерге вакытта бушлай җир бирү өчен мәҗбүри шартларның берсе булып тора, диде ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.

«Закон проекты нигезендә, әгәр ата-аналарның һич югында берсе яки бердәнбер атасы (анасы) хәрби хезмәткәр статусына ия булса, республика территориясендә биш ел дәвамында даими яшәү турындагы таләпне гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә», - дип искәртте докладчы.

Фото: «Татар-информ» МА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев