Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда федераль куркынычсызлык хезмәткәрләре терактны булдырмый калды

Республиканың инфраструктура объектларының берсендә теракт әзерләүдә Ислам дәүләтенең ике тарафдары тоткарланды

Татарстанда федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре республиканың инфраструктура объектларының берсендә Ислам дәүләтенең ике тарафдары әзерләгән терактны булдырмый калды. Бу хакта Федераль куркынычсызлык хезмәтенең иҗтимагый элемтәләр үзәге хәбәр итә.

«Планлаштырылучы җинаять урынында аны әзерләүче ике Россия гражданины тоткарланды, алар Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" халыкара террорчылык оешмасы тарафдарлары булып тора. Аларның шулай ук җирле халыкны террорчылык структуралары составына вербовкалауга һәм терроризмны пропагандалауга катнашы бар», - дип ачыклык керттеләр Федераль куркынычсызлык хезмәте үзәгендә.

Тоткарланучылардан кулдан ясалган бомбалар һәм шартлаткыч матдәләр өчен компонентлар алына. Тикшерү барышында тоткарланучыларның шәхесе тикшерү мәнфәгатьләрендә игълан ителми, дип яза "Татар-информ".

Видео: "Татар-информ", фото: скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев