Татарстанда эшсезлек буенча пособиеның минималь һәм максималь күләме турында сөйләделәр
Эшсезлек буенча пособие күләме алдагы эш урынындагы уртача керемгә, эшсезлек чорының озынлыгына һәм эштән китү сәбәпләренә бәйле
Эшсезлек буенча пособие күләме алдагы эш урынындагы уртача керемгә, эшсезлек чорының озынлыгына һәм эштән китү сәбәпләренә бәйле. Әлеге түләүнең минималь һәм максималь күләмнәре нинди булуы турында «Татар-информ» материалында хәбәр ителә.
Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1 764,05 сум тәшкил итә, татарстанлыга бу суммадан азрак түли алмыйлар.
Стандарт пособие эшсез статусында булуның беренче өч аенда 15 044,21 сумга кадәр түләнә, ә аннан соң тагын өч айга 5 880,15 сумга кадәр киметелә.
Гомуми кагыйдәдән ике искәрмә бар: пенсия алдыннан эшсез калучылар һәм ятим балалар.
Пенсионерлар өчен түләү күләме түләүнең бөтен чорына 15 044,21 сум дәрәҗәсендә саклана.
Беренче тапкыр эш эзләүче ятим балаларга ярты ел дәвамында 15 044,21 сум пособие түләнә. Алар 23 яшькә җиткәч, пособие күләме минималь – 1 764,05 сумга кадәр кими.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев