Татарстанда эшләүче пенсионерларга нинди ташламалар каралган
2025 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнә.
Рәсми рәвештә эшкә урнашкан Татарстан пенсионерлары билгеле бер ташламаларга исәп тота ала. Бу хакта «Татар-информ» МА.
Торак сатып алганда яки төзегәндә эшләүче пенсионерлар милеккә салым чигерүе алу хокукына ия. Моннан тыш, алар үзләре өчен уңайлы булган теләсә кайсы вакытта һәм сәбәпләрен аңлатмыйча да үз хисабына ял ала алалар. Хезмәт килешүен өзгәндә дә пенсионер стандарт ике атна эшләргә тиеш түгел.
2025 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнә. Аларның иминият түләүләре билгеләнгән индексация күләменә арта.
Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатса, аңа иминият пенсиясен, күрсәтелгән датага кадәр эшләү вакытындагы бөтен төшереп калдырылган индексацияләрне исәпкә алып, яңадан санарга тиешләр. Шул ук вакытта югары түләүләр тиз генә килә башламаячак: пенсиянең яңартылган күләме эштән китү аеннан соң килә торган айдан билгеләнә.
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев