Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда дүрт автомобиль бәрелешендә Башкортстанда яшәүче хатын-кыз һәлак

Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә өч «Лада» һәм «Шкода Октавиа» бәрелешкән

Татарстанның Алабуга районында массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мәскәү-Уфа трассасының 1120нче чакрымында дүрт автомобиль бәрелешкән.

Уфа ягыннан барган 12 модельле «Лада»ның 45 яшьлек йөртүчесе тизлекне дөрес сайламаган. Дистанция сакламыйча, алда барган14нче модельле «Лада» га килеп бәрелгән.

«Лада» арттан китереп бәрүгә, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, Башкортстанда яшәүче 52 яшьлек егет йөрткән «Шкод Октавиа» га килеп бәрелә. Шуннан соң «Шкода»га арттан килүче, рульдә 45 яшьлек шофер булган 14нче модельле тагын бер «Лада» килеп бәрелә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 14нче «Лада»да барган Башкортстанда яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән, ә 33 яшьлек шофер Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.
 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев