Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлый

СМС-пропусклар исемлегенә яңа пункт кертелә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак дигән документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алу сорала. Шуңа да системага яңа унберенче максат өстәләчәк.
Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри санала.
Клиентлар алдан язылу буенча кабул ителәчәк. Алар арасында ун минут интервал, ә хезмәткәрләр 1,5 метр ераклыкта булырга тиеш. Буш вакытта коралларны дезинфекцияләү, бүлмәне җилләтү каралган.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләрен маска, респиратор, перчатка, антисептиклар белән тәэмин итәргә тиеш. Клиентларның кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеге булу да таләп ителә.
 

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев