Татарстанда бу атнада +18 градуска кадәр җылыта
Татарстан синоптиклары якындагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Татарстанда бу атнада температура +18 градуска кадәр күтәреләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Сишәмбе һәм чәршәмбе, 12-13 апрельдә, Татарстан территориясендә явым-төшем яву ихтималы бик аз. Төнлә һава температурасы -2°...+4° булыр дип көтелә. Көндез 11-16 градус җылылык фаразлана. 12 апрельдә төнлә һәм көннең беренче яртысында томан төшәргә мөмкин. Күзнең күрү ераклыгы 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 14 апрельдә, Татарстан көньяктан килә торган циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысы астында булачак. Гидрометеорология үзәге белгечләре яңгыр явасын фаразлый. Төнлә һава температурасы 1-6 градустан югарырак булачак. Синоптиклар көндезен 9-14 градуска кадәр, республиканың көнчыгыш районнарда +18 градуска кадәр җылылык булырга мөмкин булуы турында белдерде.
Алдан фаразлаулар буенча, җомга көнне яңгырлы һава торышы саклана. Көндезге температура 6-11 градустан югарырак булачак.
Шимбә, 16 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +9°...+14° кадәр җылыначак.
фото: архив/ kukmor-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев