Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда биш айлык бала тончыгып үлгән

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган.

Әлмәттә биш айлык бала кикергән һәм тончыгып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Фаҗига 17 майда булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала караучы хатын кызны ашаткан, шуннан соң сабый йокыга талган. Хатын-кыз өй эшләре белән шөгыльләнергә керешкән һәм кайсыдыр мизгелдә кызның суламавын ачыклаган», - дип белдерде агентлыкка Шептицкий.

Бала караучы хатын баланы аңына китерергә тырышкан, ярдәмгә күршеләрне һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар сабыйның асфиксиядән үлүен ачыклаган – ул сыеклык белән тончыккан.

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган. Тикшерүчеләр алдында фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

фото: Ильнар Тухбатов/ "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk