Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда беркетмәләрнең 90 проценты эшкәртелгән: Миңнеханов 88,5 процент тавыш җыйган

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды.

Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесен сайлауларда 90,07 процент беркетмәләрне эшкәртү нәтиҗәсендә, 88,50 процент тавыш җыйган. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары сөйли, дип яза «Татар-информ».

Икенче урында Хафиз Миргалимов, аның өчен сайлаучыларның 4,86 проценты тавыш биргән. Өченче урында 3,99 процент тавыш җыйган Руслан Йосыпов урын алган. Виталий Смирнов өчен Татарстанда яшәүчеләрнең 1,82 проценты тавыш биргән.

Кичә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлаулары узды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев