Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер яшьлек баласы белән хатын-кыз югалган

Аны эзләүдә полицейскийлар һәм «Василиса» эзләү төркеме шөгыльләнә

Чаллыда бер яшьлек баласы белән хатын-кыз югалган. Аны эзләүдә полицейскийлар һәм «Василиса» эзләү төркеме шөгыльләнә. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

«Хәбәрсез югалган 35 яшьлек Ильвира Антипованы эзлиләр. Ул 16 июльдә кич «Союз Н» бакчачылык ширкәтеннән билгесез юнәлештә киткән һәм кайтмаган. Хатын-кыз белән бергә бер яшьлек бала да булган», – диелгән хәбәрдә.

Югалган хатын-кызга 35-40 яшь, ябык гәүдәле, буе 170 сантиметр чамасы, коңгырт-кара күзле, кара-көрән чәчле.

Хатын-кызның иңбашында яфраклар һәм билдә язу рәвешендә татуировкасы бар. Ул ачык төстәге футболка, зәңгәр джинсы һәм ак кроссовкалар кигән булган.

«Василиса» эзтабарлар төркеме вәкилләре бу хатын турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны полициягә 02 һәм 8 (927) 412 69 99 яки төркем штабына 8 (917) 915 86 85 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.

Татар-информ

фото: соцсети

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk