Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер хатынны үтерүдә шикләнелүче кешене эзлиләр

Ир-ат берничә тапкыр хөкемгә тартылган

Россия  Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Татарстанда бер хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче, берничә тапкыр хөкемгә тартылган Башкортстан рецидивистын эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Башкортстанның Борай районы Ваныш авылында туган 50 яшьлек Ирек Ямаловны эзли. Ул Татарстанның Минзәлә районында яшәгән хатын-кызны үтерүдә шикләнелә», - дип искәртте Андрей Шептицкий.

Ир-ат берничә тапкыр хөкемгә тартылган. Буе – 160-165 сантиметр, күзлек кия.

Татар-информ

Фото: СУ СК России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk