Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда балалар бакчасына түләү сигез процентка арта

Балалар бакчасына түләүне күтәрү турындагы карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү сигез процентка арта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

Документ нигезендә, республикада аның күләме «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы 273нче Федераль законны үтәү максатыннан күтәрелә. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм гаиләдәге балалар санына бәйле, дип яза Татар-информ.

Әйтик, бер яшькә кадәрге баланы 10,5 сәгатьлек төркемдә йөртү балалары өчтән азрак булган гаиләгә – 2940 сумга, 12 сәгатьлек төркемдә йөртү 3351 сумга төшәчәк.

Карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

  •     2018 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына түләү 4 процентка күтәрелгән иде. 2017 елдагыга караганда бу ике мәртәбә азрак. Узган елның башында бакчага түләү шулай ук 8 процентка артты.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X