Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Газа секторының зыян күргән халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге эшли башлый

Гуманитар ярдәмне ике адрес буенча кабул итәчәкләр.

3 ноябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Казанда Газа секторының зыян күргән халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге эшли башлый. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Гуманитар ярдәмне ике адрес (кечкенә габаритлылары: Патрис Лумумба урамы, 4, 112 бүлмә («Ярдәм янәшә» хәрәкәте офисы); зур габаритлылары: Мәҗит Гафури урамы, 46) буенча кабул итәчәкләр. Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 273-16-72; 8 (800) 350-02-16.

Кирәкле товарлар һәм азык-төлек исемлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Кызыл ярымай фонды тарафыннан билгеләнгән.

Анда балалар һәм олылар өчен азык-төлек; гигиена чаралары; балалар өчен товарлар; көнкүреш әйберләре керә. Тулы исемлек, шулай ук белешмә мәгълүмат белән ярдям.рф сайтында танышырга мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды адресы: Казан, Тукай урамы, 89. Телефоны: 8 (843) 225-33-22.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев