Татарстанда авариядә биш кеше имгәнгән
Зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар.
Бүген Алабуга районында Поспелово бистәсе янында юл һәлакәтендә биш кеше имгәнгән. Биредә «УАЗ» һәм «Лада Гранта» бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
«Лада» салонындагы гаилә – ике олы кеше, ике кыз бала (карап торышка 10 һәм 15 яшь тирәсе), «УАЗ» йөртүчесе имгәнгән. Аларны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
фото: шаһитлар фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев