Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда авариядә 19 яшьлек кыз һәлак булган

Төрле тән җәрәхәтләре алган шоферларның икесен дә, шулай ук Корея автомобиле пассажирларын хастаханәгә озатканнар.

Татарстанда «Лада» һәм «Киа» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешү нәтиҗәсендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә көндез Шәле – Саескан Тавы трассасының 26нчы километрында «Лада Калина» һәм «Киа Соренто» автомобильләре бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада»ның 20 яшьлек йөртүчесе идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Киа» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бәрелешү шундый көчле булган ки, төрле якка «чәчелгән» машиналар тимер өеменә әверелгән.

Авариядә 19 яшьлек кыз һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган шоферларның икесен дә, шулай ук Корея автомобиле пассажирларын (хатын-кыз һәм 9, 12 яшьлек балалар) хастаханәгә озатканнар. Табиблар тикшергәннән соң аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
 

Фото: Госавтоиспекция РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X