Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда һава торышы тагын нинди «сюрпризлар» эзерләгән?

Киләсе атна башында һава температурасы 13-15 градус җылыдан артмаячак

Якшәмбе, 28 июльдә, Татарстанда җылы көннәр кинәт килгән салкыннар белән алмашачак. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Россиянең Европа өлеше төньягында төньяк полюстан килгән салкын һава шимбә көнне, 27 июльдә хөкем сөрәчәк. Төньяк-көнчыгышта юеш кар да яварга мөмкин. Салкын һава массасы 28 июльдә урта полосага да килеп җитәчәк.

«Һава температурасы климат нормасыннан 8 градуска, ә урыны белән 10 градуска түбән булачак. Кайбер шәһәрләрдә иң түбән температура күзәтелергә мөмкин», дип хәбәр итә синоптиклар.

Метеорологлар фаразлары буенча, 28 июльдә Татарстан территориясендә һава температурасы 4 градуска, ә 29 июльдә 8 градуска нормадан түбән булачак, дип яза "Татар-информ".

28 июльдә көндез Казанда 20 градус җылы булачак. Ә 29 июльдә – 15 градус, 30 июльдә 13 градус җылы көтелә.

фото: Лариса Малова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев