Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һава торышы урнашачак

Хәзер республика антициклон перифериясендә, ул Татарстан территориясендәге һава торышын билгеләячәк

Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һава торышы урнашачак. Моның сәбәбе – антициклон, бүген республика аның көнбатыш перифериясендә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

«Бу көннәрдә сизелерлек явым-төшем көтелми, бары тик кайбер көннәрдә генә атмосфера фронтлары узу нәтиҗәсендә бераз кар яварга һәм юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин», - дип искәртә республика синоптиклары.

25 декабрьдә бераз кар яварга һәм бозлавык күзәтелергә мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура -7..-12, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе һәм җомгада, 26-27 декабрьдә, республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -13, ә 26 декабрьдә аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура -5..-10 градустан артмаячак.

Шимбә көнне, 28 декабрьдә дә салкынча һава торышы сакланыр дип көтелә. Шул ук вакытта, урыны белән бераз кар явачак.

Татар-информ

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X