Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җанисәпнең калган соңгы көннәрендә 8 iPhone 13 смартфоны уйнатылачак

Бүгенге көндә 20 смартфон уйнатылган инде.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе төгәлләнергә дүрт көн калып бара. Җанисәпнең калган соңгы көннәрендә татарстанлылар арасында 8 iPhone 13 смартфоны уйнатылачак. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Бүгенге көндә 20 смартфон уйнатылган инде. Бәйгедә катнашу өчен республикада яшәүчеләр стационар пунктка яки күп функцияле үзәккә килеп, җанисәп плакаты яисә баннеры фонында селфи ясарга яки фотога төшәргә һәм аларны «ВКонтакте», Instagram социаль челтәрләренә урнаштырырга тиеш. Аккаунтның коммерцияле булмавы һәм ачык булуы шарт. Ике хэштег (#ТатарстанВместе #МояПерепись) куярга онытмаска кирәк.

Конкурста 14 ноябрьгә – кичке 8гә кадәр фото урнаштырган 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Бер кешедән бер фото гына катнаша. Хәзерге вакытта конкурста республика буенча 9 меңнән артык фото авторы катнашуы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев