Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 71 яшьлек ир-ат үз өендә янып үлгән

Хәзер белгечләр янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.

Бөгелмәдә ут белән көрәшүчеләр ут капкан йортны сүндергәндә 71 яшьлек ир-ат мәетенә тап булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Николай Щорс урамындагы бер катлы шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

61нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә ялкын телләре 120 квадрат метр мәйданны биләгән корылманы ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Коридорда идәндә яткан йорт хуҗасының мәетенә тап булганнар.

Хәзер белгечләр янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.
 

Татар-информ

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk