Татарстанда 33 градуска кадәр җылы булачак
Иртәгә, 29 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый.
Татарстанда алдагы көннәрдә 33 градус җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
29 июньдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус җылы булачак.
30 июньдә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә +12..+17˚, көндез +26..+31˚ булыра дип фаразлана.
1 июльдә синоптиклар шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә +14..+19˚, көндез +28..+33˚. җылы булачак.
Татар-информ
фото: Эльвира Мөбарәкшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев