Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда 306 кешедә коронавирус ачыкланган

Чирләүчеләрнең рәсми теркәлгән саны кими бара.

Татарстанда Covid-19 белән чирләүчеләрнең рәсми теркәлгән саны кими бара. Соңгы тәүлектә 306 яңа очрак ачыкланган. Алдагы көнне 349 кешедә расланган булган. Республикадагы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шунный саннар китерә, дип яза «Татар-информ» МА.

26 кеше хастаханәгә салынган. 73 очракта 18 яшькә кадәрге балалар.

Йогышлы чир эләктерүчеләр Татарстанның 45 муниципалитетының утыз өчендә теркәлгән. Иң күп чирләүчеләр — Казанда, анда 99 кешедә вирус табылган. Түбән Кама районында авыруның 31 очрагы бар. Яшел Үзән районында — 27, Чаллыда 23 кеше чирләгән.

Шулай итеп, 2022 елның 22 мартына булган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 134 714 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 121 274 кешесе сәламәтләнгән. Шулардан 1293 кеше узган тәүлектә савыккан.

Барлыгы 2 489 893 татарстанлы вакцина кадаткан. Бер көн эчендә вакцинация үтүчеләр саны 1974 кешегә арткан. Саклану чарасының ике дозасы да 1 926 021 кешегә ясалган. Республикада яшәүче 273 596 кешесе ревакция узган. 

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев